Идел буе университеты спортчылары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның күренекле атлетлар, тренерлар, спорт өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуында катнаштылар. Казан Кремлендәге спорт вузын студентлар – йөзүче Александр Степанов һәм теннисчы Илья Симакин тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, алар Россия җыелма командасына июль ахырында Германиядә узган Бөтендөнья студентлар уеннарында да кергән иде. Идел буе университеты атлетлары Россия югары уку йортлары студентлары арасында иң күп бүләкләр яулады. Александр мультимедалист булды - аның копилкасында ирекле стиль белән 1500 м һәм 800 метрга йөзүдә ике «алтын», шулай ук ирекле стиль белән 4х200 метр эстафетасында икенче урын.

 Ә Илья һәм аның өлкән курсташы Егор Агафонов теннис буенча ир-атлар арасында парлы разрядта җиңделәр. Спортчыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елда алар дөнья аренасында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Моннан тыш, ул ассызыклаганча, республикада иң югары спорт үрләрен яуларга сәләтле кешеләр яши, һәм аларның казанышлары үсеп килүче атлетлар буынын рухландыра. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов күренекле спортчыларга һәм аларның тренерларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды. 

Идел буе университетын тәмамлаган, суга сикерү буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, 2025 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Никита Шлейхер «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде һәм спортчылар исеменнән җавап сүзе белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча