12-15 нче февральдә Идел буе спорт университетында «Тынычлык һәм татулык иҗаты – Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлек" IV Региональ этномәдәни студентлар фестиваленең конкурс көннәре узачак.
Бүгенге көндә фестивальдә катнашу өчен республика югары уку йортлары вәкилләреннән 150дән артык гариза бирелгән. Студентлар төрле жанрларда – вокал, хореография, инструменталь музыка һәм нәфис сүздә ярышачаклар.
Җиңүчеләр акчалата сертификатлар алачак, алар милли сәнгатькә кушылуга юнәлдерелгән иҗатын үстерүгә сарыф итә алачак.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән Идел буе спорт университеты тарафыннан үткәрелә.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 12 нче февральгә кадәр кабул ителә. Фестивальнең Гала-концерты март аенда узачак.



