«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XII Халыкара ачык педагогик форумында Чит телләр һәм Тел белеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Алия Гарипова катнашты. Чара Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында узды. Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр һәм практиклар педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм фикерләр белән уртаклаштылар. "Тел белеме: традицияләр һәм инновацияләр" секциясе кысаларында Алия Гарипова "Спорт волонтерларының тел әзерлегендә мәдәниятара аспект" темасына доклад белән чыгыш ясады һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.



