Спорт гимнастикасы буенча халыкара ярышлар узган ялларда Ереванда тәмамланды. Турнир Россия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Грузия һәм Беларусь Республикасыннан спортчыларны җыйды. Юниорлар арасында команда беренчелегендә Россия җыелма командасы җиңү яулады, аның составында Идел буе университетының беренче курс студенты Матвей Занин чыгыш ясады. Шулай ук Матвей шәхси күп төрле ярышларда җиңүче булды.
Текст: Кира Грудина



