Азад Ислам университеты (Иран) җитәкчелеге Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалау тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта вуз проректоры Фәрзад Җәһанбин Идел буе университетына визиты вакытында хәбәр итте - Иран делегациясе Татарстанның спорт вузында булды. Делегация составында шулай ук Ислам университетының студентлар эшләре буенча генераль директоры Мехран Салвати, Университетның спорт үзәге җитәкчесе Әмир Аббас Лашкари, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, консул Хөсәени Мансур бар. Идел буе университеты мөмкинлекләре белән кунакларны Идел буе университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Андрей Назаренко таныштырды: аларга уку, мәдәни, тренажер, фәнни, спорт заллары күрсәтелде. Кунаклар Универсиада музеенда булдылар, спорт университетының Цифрлы технологияләре белән таныштылар. Кунакларның аерым кызыксынуын Физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институты уятты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Институт үз эченә 7 лаборатория, медицина-тергезелеш блогын һәм спортчыларның күнекмә һәм тергезелеш процессын фәнни-методик һәм медицина-биологик яктан тәэмин итә торган медицина-санитар өлешен, тирәнтен һәм агымдагы медицина тикшерүен, дәвалау-профилактика һәм реабилитация чараларын, спорт командалары өчен аналитик тикшеренүләрне ала. Мәгълүмат өчен: Азад ислам университеты Иран һәм Якын Көнчыгыштагы иң зур дәүләтнеке булмаган югары уку йорты. Югары уку йортында 1,35 млн.кеше белем ала. Университетның ил эчендә һәм чит илләрдә 350дән артык бүлекчәсе бар, аларда 31 000гә якын кеше эшли. Университет ел саен 350 000 студент кабул итә.