Россия фән көне һәм Идел буе университеты көллияте студентлары өчен «Россия-вакыт юллары»фәнни – танып белү фильмы күрсәтелде. Чара фәнне һәм үзебезнең галимнәрнең казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән «ФАНК» Бөтенроссия фәнни кино көннәренең бер өлеше булды. Урта һөнәри белем бирү бүлекчәсе укучылары «ФАНК 2025»халыкара актуаль фәнни кино фестивалендә тамашачылар симпатиясе призына лаек булган фильм белән таныштылар. Геройлар – тикшеренүчеләр төркеме белән бергә алар миллион еллар аша, Россиянең ерак үткәненә сәяхәткә киткәннәр, һәм чиксез Себер тайгасыннан Балтыйк диңгезе ярларына кадәр җәелгән дөньядагы иң зур илнең киңлекләре белән танышканнар.

– Бик яхшы танып белү фильмы - күп яңалыклар белдем! Хәзер мондый кино күрсәтү бик мөһим, бигрәк тә студентларга, Ватан тарихын белсеннәр өчен. Сюжет эчтәлекле, актерлар искиткеч уйный. Бөтен гаиләм белән барыгызга да карарга киңәш итәм, - дип уртаклашты көллиятнең икенче курс студенты Анита Ионова.

Текст: Аделина Храмова

Фото: Елизавета Васалатий