Идел буе университеты командасы турнирда җиңү яулады. Ике төр футбол буенча Россия чемпионатының сайлап алу этабы тәмамланды. Анда Татарстан Республикасыннан биш команда катнашты. Турнир Идел буе университетының фиджитал-үзәгендә узды. «Канатлы барслар» командасы ярышлар кысаларында бер генә очрашуда да оттырмады һәм җиңү яулады. Составына Данила Беркут, Савелий Мойса, Илдар Фәйзрахманов, Гадел Вәлиуллин, Ярослав Яковлев, Искәндәр Мәрданов, Богдан Рәфыйков һәм Мансур Габдинов кергән.
- Без ярышларга бик озак әзерләндек. Беренче урынны алу бурычы бар иде, һәм аны бик яхшы үтәдек. Беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, алга таба да дәвам итәчәкбез һәм планканы төшермәскә тырышачакбыз, - дип уртаклашты Идел буе университеты студенты, команда уенчысы Данила Беркут.
Текст: Георгий Воробьев



