Самбо буенча дөнья кубогы Кыргызстанда тәмамланды, анда әлеге көрәшнең иң көчле вәкилләре 26 үлчәү категориясендә көч сынашты. Идел буе университеты студенты Татьяна Федорова 50 кг авырлык категориясендә җиңүче булды.
"Нәтиҗә белән горурланам һәм җиңүгә ирешүемә шатмын, чөнки күптән моңа бара идем. Кубок Зур һәм югары дәрәҗәдә узды-дөньяның иң яхшы спортчылары килде. Хәзер инде тынычлык тоям, ярышлар тәмамланды һәм дөнья чемпионатына әзерләнергә кирәк. Үсеп килүче спортчыларга тырышып күнегүләр ясауларын, үз алдына югары максатлар куюларын һәм һичшиксез аларга ирешүләрен телим", - дип уртаклашты Татьяна Федорова.
Автор: Полина Фадеева



