Конференция И.Н.Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогия университеты базасында узачак.

Конференциянең максаты-физик культура, спорт, туризм һәм рекреация, һөнәри әзерлек өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәне һәм инновацияләрне гомумиләштерү, шулай ук Тормыш иминлеге культурасын формалаштыру, тормыш иминлеге буенча белем бирү процессын оештыру һәм эчтәлеге өлкәсендәге актуаль проблемаларны тикшерү, фәнни һәм гамәли казанышлар белән алмашу.

Конференциянең эш юнәлешләре:
1. Гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү системасында физик тәрбияне камилләштерү.
2. Балалар-яшүсмерләр спорты, студентлар спорты, югары казанышлар спорты өлкәсендә инновацион технологияләр.
3. Тормыш иминлеге культурасын формалаштыру өлкәсендә фәнни һәм белем бирү проблемалары. Тормыш иминлеген укыту методикасына заманча карашлар.
4. Сәламәт яшәү рәвеше, физик рекреация, спорт һәм сәламәтләндерү туризмы.

Материаллар 2023 елның 22 нче октябренә кадәр кабул ителә.

Информационное письмо