Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев ТАСС мәгълүмат агентлыгына интервью бирде, анда ул министр вазыйфасында өч ай булуына нәтиҗә ясады һәм Казанда БРИКС илләре министрлары белән очрашуның ничек узуы турында сөйләде.
"Мин инде берничә тапкыр әйттем: ярышларның дәүләтара форматлары, ике яклы форматлар йөреш һәм авырлыкны арттырачак кына. Мин мисал китерәм. Казандагы БРИКС уеннары югары дәрәҗәдә узды, җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйм һәм барлык спортчыларыбызга, оештыручыларыбызга рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте Михаил Дегтярев.