Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия яшьләр җыелма командасы спортчылары Идел буе университетында булдылар һәм Казандагы җыеннар кысаларында фәнни-тикшеренү институтында тестлар уздылар. Фәнни-тикшеренү институты белгечләре 17 атлетның анаэроб һәм тизлек-көч күрсәткечләрен үлчәделәр. Ишкәкчеләр InBody аппаратында тән составына тест уздылар, ул мускуллар һәм май нисбәтен билгели, шулай ук психологик тест ярдәмендә гади күрү-мотор реакциясе вакытын үлчәделәр. Ахырда өч йөкләнеш тесты үтте: аяк һәм кулларга йөкләнеш өчен эргометрларда, шулай ук байдарка һәм каноэларда ишү өчен махсус эргометрларда. Финал тикшеренү спортчыларга кирәкле кислород күләмен үлчәү өчен газ анализаторы белән узды.

- Казанга гомуми физик әзерлек буенча җыеннарга инде өченче мәртәбә киләбез, әмма Идел буе университетында тикшеренүләр спортчылар беренче мәртәбә уза. Тренировкалар планын төзүдә без фәнни алым кулланабыз, тест нәтиҗәләре аны нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк. Заманча җиһазлар ярдәмендә без спортчыларның потенциалын бәяли һәм үсеш нокталарын билгели алдык, - дип уртаклашты хатын-кызлар каноэсы төркеме тренеры Владимир Марченко.

Спортчылар тест нәтиҗәләреннән канәгать калдылар, күпләр беренче тапкыр мондый заманча җиһазларда үлчәүләр узуын билгеләделәр. 

– Соңгы тикшеренү зур кызыксыну уятты-элек газ анализы йөгерү юлында гына узган иде, ләкин бүген каноэда ишү өчен махсуслаштырылган эргометр ярдәмендә башка мускулларның эшен үлчи алдым. "Игелекле ихтыяр Кубогы"халыкара ярышларына әзерләнәбез. Әлеге җыемнар нәтиҗәсендә без көчлерәк була алачагыбызга ышанам, - дип уртаклашты байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россиянең спорт мастеры Анастасия Лухнева.