Татарстан Россиянең иң яхшы спорт регионы дип игълан ителде.

Кичә Мәскәүдә СБК премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Спорт бизнесы буенча Россия чемпионаты инде җиденче тапкыр спорт бизнесы профессионалларын берләштерде.

Бүген Россия 24 телеканалында Марина Громова белән «Чишелеш бар» программасында Татарстанда спортның ничек үсүе, төбәкнең төрле тармакларында бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр ничек булдырылуы һәм бу өлкәдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының роле турында сөйләделәр.