«Индекс» яшьләр тирәлеген тикшерүче яшьләрнең Республика мәктәбе Татарстан Республикасы югары уку йортларының фәнни җәмгыятьләренә кергән студентлар, аспирантлар, яшьләр һәм яшьләр тирәлеген өйрәнү белән кызыксынучы иҗтимагый яшьләр оешмалары активистлары һәм булачак тикшеренүчеләр өчен оештырылган.

Мәктәп программасы фәнни-тикшеренү эше өчен кирәкле белемнәрне, күнекмәләрне формалаштыруга һәм төп компетенцияләрне үстерүгә, яшьләрне һәм яшьләр мохитен өйрәнүгә профильле караш булдыруга юнәлдерелгән.

Катнашучыларны сайлап алу ике этапта үткәрелә:
1 этап: 2023 елның 8 нче октябренә кадәр студентларга һәм аспирантларга гариза тутырырга һәм аны электрон адреска җибәрергә кирәк smusrt2019@gmail.com.
2 этап: 2023 елның 9 нчы октябреннән анкеталары сайлап алыначак катнашучыларга «Индекс» мәктәбенең Фәнни җитәкчеләре белән әңгәмә узарга тәкъдим ителәчәк.

Сайлап алуны узучылар һәм «Индекс» мәктәбеннән чакыру алучылар 2023 елның 15-18 нче октябрендә мәктәпнең тикшеренү проектларын укытуда һәм гамәлгә ашыруда катнаша алачак.

Информационное письмо и заявка на участие