Бадминтон буенча ярышлар 13 нче июльдә Уфада Бөтенроссия Универсиадасы кысаларында тәмамланды. Идел буе университеты студентлары дүртенче тапкыр көндәшләрен узып, «алтын»яуладылар. Ярышларның үзенчәлеге булып биш матч нәтиҗәләре буенча команда счеты торды: ике ялгыз, өч парлы – ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш. Идел буе университетының җыелма командасы составында өченче курс студентлары Регина Галиева, Никита Мулеев, Иван Гущин, беренче курс студенты Нияз Галиханов, шулай ук магистратураның беренче курс студенты Регина Галиәхмәтова һәм магистр Мария Малыгина чыгыш ясады. Идел буе университеты җыелмасына финал матчларының катлаулы челтәре эләкте. Башта көндәш булып Краснодар крае командасы чыгыш ясады, аны безнең бадминтончылар 3:0 исәбе белән җиңде. Аннары ярымфиналда алар Николай Лобачевский исемендәге Милли тикшеренү университеты көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңде. Идел буе җыелма командасы шулай ук Россия физик культура һәм спорт университеты командасыннан көчлерәк булып чыкты, 3:2 исәбе белән җиңеп, команда турнирының «алтын»ны яуларга мөмкинлек бирде.
"Идел буе бадминтончылары-чын спортсменнар, алар университет данын яклап, ахырга кадәр көчләрен куйдылар. Уфага барлык алдынгы спортчыларыбыз да килмәсә дә, без барыбер чираттагы тапкыр көндәшләребезне узып китә алдык. Алда бадминтончыларның бу сезонда күп кенә башка стартлары, шул исәптән милли турнирлар да бар", - дип тәэсирләре белән уртаклашты тренер Альфред Шәмгуллин.
Текст: Аделина Храмова
Фото: ТР бадминтон Федерациясе



