Берничә көн дәвамында шәһәр территориясен чүп-чардан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары чистарта. Бүген, гомумшәһәр өмәсенә югары уку йорты хезмәткәрләре дә кушылды.

Идел буе университетының 300 гә якын студенты һәм хезмәткәре Дубравнаядагы урман территориясен, шулай ук университетның барлык объектлары территорияләрен: Универсиада Авылы, уку-лаборатория корпусы, «Буревестник» бассейны, «Зилант» боз комплексы, теннис академиясе, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Гимнастика үзәге, Бадминтон үзәге, Су спорт төрләре сарае, Фиджитал-үзәк.

Спорт вузы волонтерлары уртак тырышлык белән 6 йөк машинасы чүп-чар җыйдылар.