Идел буе университетының фәнни-тикшеренү институты өчен узган ел бик уңышлы узды. Оештыру конференциясендә спорт вузы ректоры Рафис Борһанов ассызыклаганча, 2024 елда фәнни-тикшеренү институтында спортчыларны биш меңнән артык тикшерү уздырылган һәм унтугыз меңгә якын медицина процедурасы башкарылган. Бүген Идел буе университеты фәнни-тикшеренү институтының медицина-санитария бүлегендә җиде меңнән артык атлет исәптә тора. Алар югары уку йорты студентлары гына түгел, профессиональ спортчылар да: «Стрела» – регби, «Ак Барс Динамо» – чирәмдәге хоккей ир – атлар һәм хатын-кызлар командалары, «Рубин» - хатын-кызлар футбол командасы һәм башкалар. Шулай ук Казан, Татарстан Республикасы һәм Россиянең якын субъектлары спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр. Моннан тыш, Идел буе университетының Медсанчастендә Казанга ярышларга яисә уку-спорт җыеннарына килгән чит ил спортчылары тикшеренүләр уза һәм көчләрен торгыза. Алар арасында: Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән волейболчылар һәм яшь йөзүчеләр, шулай ук Куба һәм Пакистан спортчылары. Ел саен медсанчасть пациентларының географиясе арта гына бара.

- Узган уку елында без торгызу чаралары комплексына гомуми криотерапия методын эшләдек һәм керттек. Ә монда – без шулай ук процедураларның яңа программаларын эшләргә һәм атлетларыбызга медикаментоз булмаган методлар ярдәмендә югары спорт нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итәргә планлаштырабыз,-дип белдерде медицина-санитария бүлеге җитәкчесе Гөлнара Янышева.

Текст: Аделина Храмова

Фото: Павел Железняк