Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Росмолодежь конкурсына гаризалар кабул итә. Грантлар: "Микрогрантлар". Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, Алар Җиңү очрагында үзләренең уникаль проектын гамәлгә ашыру өчен 5 меңнән 100 мең сумга кадәр ярдәм ала алачак. Конкурс яшьләрне иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Гаризалар 2024 елның 30 июненә кадәр «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә. Конкурсның тулы кагыйдәләре белән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның рәсми сайтында һәм «Россия яшьләре»ФГАИСында танышырга мөмкин.