IT-лицейның 150 укучысы «Хезмәткә һәм саклауга әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестивалендә катнашты.  Идел буе университеты базасында ВФСК ГТО тестлаштыру үзәге оештырган ярышларда 12-17 яшьлек укучылар, шулай ук уку йорты укытучылары көч сынашты. Фестивальне сәламләү сүзе белән ВФСК ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гөлфия Габделхәерова ачып җибәрде. Ул һәр гражданин тормышында физик культура һәм спортның булуының һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы халыкның барлык категорияләре арасында «ГТО» комплексын популярлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Фестивальдә катнашучылар биш сынауда иң көчлеләрен ачыкладылар: кулларны яткан килеш бөгү һәм җәю, тартылу, гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү һәм басып торган килеш алга авышу.  Һәр яшь баскычында иң яхшылар дипломнар белән бүләкләнде. Бер атнадан соң балаларның озын һәм кыска дистанцияләргә йөгерү нормативларын үтәү мөмкинлеге булачак: алтын, көмеш һәм бронза.

Павел Железняк