Идел буе спорт университеты базасында инклюзив фестиваль – мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чара узды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты хисабына гамәлгә ашырылды. Чара Әниләр көненә багышланган иде һәм ел саен үткәрелә торган инвалидлар декадасына старт бирде. Фестиваль мөмкинлекләре чикләнгән балаларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын яктыртуга юнәлдерелгән. Чара программасына флорболдан алып нейродвигатель технологияләргә кадәр спорт-уен активлыгы гына түгел, ә әниләр өчен интенсив практикумнар Сериясе, шулай ук уртак иҗади мастер-класслар да кертелгән иде. Инклюзив фестивальнең оештыруда катнашучысы булып укытучылар һәм студентлар йөзендә Идел буе университетының адаптив физик культура кафедрасы тора. Моннан тыш, тьюторлык ярдәмен көллият студентлары да күрсәтте. Чараны оештыручылар арасында шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе һәм социаль компетенцияләрне үстерү үзәге дә бар. Фестиваль ачылышында махсус хәрби операция ветераннары катнашты, алар шулай ук спорт университетының адаптив физик культура кафедрасы студентлары белән волейболда ярыштылар.

Текст: Аделина Храмова

Фото: Елизавета Рудовская