Студентлар арасында йөзү буенча бөтенроссия ярышлары Мәскәүдә Калининградтан Владивостокка кадәр 42 югары уку йортыннан катнашучыларны кабул итте. Татарстан Республикасы ярышларда Идел буе университеты тарафыннан тәкъдим ителде.
Йөзүләрдә Идел буе университетының җыелма студентлар командаларының спорт әзерлеге үзәгенең 12 йөзүчесе катнашты: Ирина Злобина, Ирина Красильникова, Динә Кирамова, Арина Рябова, Екатерина Майшева, Эвелина Агишева, Дмитрий Черкасов, Николай Попов, Дмитрий Саламашко, Арсений Соловей, Дмитрий Баландин һәм Богдан Кость.
Ирекле стиль белән 100 һәм 50 метр дистанцияләрдә Ирина Злобина, 50 метр баттерфляй һәм 100 метр аркада дистанцияләрдә Динә Кирамова, шулай ук 100 метр брасс белән Арина Рябова җиңүчеләр булдылар.
Идел буе студентлары шулай ук дүрт эстафетада алтын медальләр яуладылар: 4х100 ирекле стильдә хатын – кызлар, 4х100 ирекле стильдә катнаш, 4х100 комплекслы йөзү белән хатын-кызлар һәм 4х100 комплекслы йөзү белән катнаш стильләр буенча.
Көмөш призерлар арасында Ирина Злобина 50 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә аркада, шулай ук Ирина Красильникова 200 метрлы дистанциядә комплекслы йөзүдә. "Бронза" ны Арина Рябова 50 метрлы дистанциядә брасс белән һәм Динә Кирамова 50 метрлы дисциплинада яулады.
Медаль зачеты нәтиҗәләре буенча Идел буе университеты беренче урынны яулый, иң күп алтын медальләр җыя, шулай ук бүләкләрнең гомуми саны буенча җиңүче була.
"Бу ярышлар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бирде – Николай Бауман исемендәге Мәскәү техник университетының спорт комплексындагы атмосферадан башлап, матур архитектура белән танышырга өлгергән шәһәргә кадәр, – дип уртаклашты Динә Кирамова. - Өч көн эчендә йөзгән дистанцияләрдән арыган булуыма карамастан, хәзер командабызның җиңүенә өлеш кертә алуыма шатмын».



