Идел буе университетының беренче курс студенты Илья Михайлов пляж волейболы буенча 2007-2011 елгы яшүсмерләр арасында Россия төбәкләре Яшьләр Кубогының өченче этабында җиңү яулады. Турнир Мәскәүнең «Жара» пляж спорт төрләре үзәгендә илнең төрле төбәкләреннән 36 команданы җыйды. Петр Недоростков белән парда чыгыш ясап, Илья командасы икенче һәм өченче урыннарны алган Анапа һәм Санкт-Петербург вәкилләрен узып китте. Җиңүдән соң Казан волейболчылары Кубок рейтингында беренче урында тордылар. Киләсе этап март башында Можгада узачак.
Текст: Павел Железняк
Фото: пресс-служба соревнований



