Идел буе университетының Чит телләр һәм тел белеме кафедрасы доценты Гөлнара Бекбулатова рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәр һәм укытучылар өчен грант иясе булды. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Конкурс читтән торып үткәрелде-катнашучылар проектларны министрлыкка җибәрделәр. Гөлнара Бикбулатова укыту-методик әсбап әзерләде, комиссия караганнан соң проект грант җиңде.
"Мин "Спорт дөньясында рус теле һәм сөйләм культурасы"укыту-методик ярдәмлеге өстендә эшлим. Проектның үзенчәлеге – уку материалын физик культура һәм спорт өлкәсендәге сөйләм ихтыяҗларына туры китереп сайлап алуда һәм оештыруда, - дип уртаклашты Гөлнара Бекбулатова. - Идел буе университетында студент-спортчыларга рус теле һәм сөйләм культурасы укытам, шуңа күрә минем тәҗрибәм яңа ярдәмлектә чагылыш тапты"



