Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты һәм «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Мондый карар мәгариф учреждениесе һәм музей арасында хезмәттәшлек турында килешү предметы булды. Документка бүген югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов һәм музей директоры Илнур Рәхимов кул куйдылар. Имзалау Идел буе спорт һәм туризм университетында узды.
Килешүнең предметы шулай ук мәгариф, мәдәният һәм фән өлкәсендә якларның үзара хезмәттәшлеге, югары белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү системаларының нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итү булды.
Планнарда туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белгечләр әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү буенча уртак проектларны, курсларны, семинарларны гамәлгә ашыру, музей базасында университет студентлары һәм тыңлаучылары практикаларын уздыруны оештыру, югары уку йортын тәмамлаучыларны бергәләп эшкә урнаштыру. Аерым алганда, килешү кысаларында Идел буе университетының өстәмә белем бирү институты эшчәнлеге нигезендә музей-тыюлык белән берлектә Татарстан өчен экскурсоводлар әзерләү буенча квалификация күтәрү курслары оештырылачак.
Яклар өлкәнең булачак белгечләренә куелган таләпләрне билгеләргә; музей вәкилләрен уку-белем бирү процессына җәлеп итәргә; уртак күргәзмәләр, конференцияләр, семинарлар, фәнни тикшеренүләр үткәрергә; фәнни басмалар, уку-методик материаллар белән алмашырга; уртак эшләр, аналитик материаллар, монографияләр, конференцияләр җыентыклары һәм фәнни хезмәтләр чыгарырга планлаштыралар.



