Россия Кубогының финал этабы 23 нче июньдә Су спорт төрләре сараенда старт алды. Иң көчле йөзүчеләр турнирында Идел буе университетының ун спортчысы катнашачак.
Казанда йөзү буенча Россия Кубогының финал этабы ярышлары ачылды. Су спорт төрләре сараена бөтен илдән 60 тан артык команда җыелган. Йөзүчеләр индивидуаль һәм команда зачетларында ярышалар, һәр катнашучының нәтиҗәләре квалификация очколарына күчереләчәк, алар төбәкнең «копилкасында» кушыла.
Стартка Россиянең иң көчле спортчылары чыгачак, алар арасында Олимпия уеннары призерлары, дөнья рекордсменнары һәм Европа чемпионнары бар.
Идел буе спорт университетыннан 50, 100 һәм 200 метрлы дистанцияләрдә ун атлет чыгыш ясаячак.
Алексей Крутых, Артем Соколов, Ирина Злобина, Динә Кирамова, Дмитрий Черкасов, Максим Шульгин һәм Владимир Сандыков ирекле стильдә, баттерфляйда һәм брасста чыгыш ясаячаклар.
Эвелина Агишева һәм Диана Титова үз көчләрен аркада йөзүдә сынап караячаклар.
Йөзүчеләр өчен киләсе мөһим старт июль уртасында Сингапурда узачак дөнья чемпионатында көтелә.
Текст: Георгий Воробьев



