«Нанофутбол» цифрлы платформасын Идел буе спорт университеты футбол һәм хоккей теориясе һәм методикасы кафедрасына алды.
Кафедра мөдире Валерий Поканинов сүзләренчә, әлеге платформа студентларга яшь футболчыларны әзерләгәндә уку-күнекмә процессын системалы рәвештә планлаштырырга, белем бирү мәсьәләләрен хәл итү өчен махсус чаралар базасын кулланып, күнекмә программаларын модельләштерергә, футбол командасының күнекмә процессын идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк.
"Программаның функционалы шулай ук тренировка һәм ярыш процессы буенча футбол командасының статистик контролен алып барырга, шулай ук футбол кыры макетын һәм күнегүне җентекләп тасвирлаган анимацияләр һәм схемалар рәвешендә төрле инвентарь кулланып, тренировкаларны үзләре конструировать итәргә мөмкинлек бирә», - диде Валерий Поканинов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу цифрлы платформа футбол өлкәсендә белгечләр әзерләүдә инновацион корал. Ул Торпедо (Мәскәү), Факел (Воронеж), Кайрат Алма-Ата һәм башка футбол мәктәпләренең футбол академияләренә кертелгән.
"Спорт вузлары арасында без аны сатып алган һәм белем бирү процессына студентларны кертә башлаган беренчеләр. Платформаны эшләүче СССРның спорт мастеры, футбол буенча СССР Кубогын яулаучы Дмитрий Александрович Галяминның әлеге алымны Россия Спорт министрлыгының башка югары уку йортларында да таратырга планнары бар», - дип өстәде Валерий Поканинов.
Университет проректоры Аделия Павлова кафедра инициативасын хуплый.
"Мондый программалар студентларга - булачак Футбол тренерларына тренер һөнәрен аңлауга системалы рәвештә якын килергә мөмкинлек бирәчәк. Университетның Россия футбол берлеге белән хезмәттәшлеге кысаларында, бу УЕФА тренерлык лицензиясенә студентларны сыйфатлы әзерләү өчен яхшы ярдәм булачак, кафедра аны быел сентябрьдән башлаячак», - дип ассызыклады ул.
Фото: Полина Земчихина



