Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты Университет спорты өлкәсендә бәйсез дәүләтләр берләшмәсендә база оешмасы булып тора. Карар 12 нче апрельдә Минскида БДБ Тышкы эшләр министрлары Советы утырышында имзалана һәм БДБ Башкарма комитеты сайтында урнаштырыла.

"Әлеге база оешмасын билгеләү 2021-2030 елларга Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсендә катнашучы дәүләтләрнең физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлеген үстерү стратегиясендә каралган һәм БДБ илләренең спорт резервын әзерләү өчен база буларак студентлар спортын үстерү буенча бурычны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм Университеты заманча халыкара стандартлар буенча сыйфатлы физкультура, спорт һәм туристлык белеме алуны тәэмин итә. Белгечләр әзерләү инновацион методикалар кулланып алып барыла. Югары уку йортының инфраструктурасы, заманча аудиторияләре һәм лабораторияләре, югары технологияле спорт корылмалары бар», — диелә документта.

Идел буе дәүләт университетыннан тыш, шулай ук суд системалары өчен кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификациясен арттыру өлкәсендә Россия дәүләт юстиция университеты һәм хәрби иминлекне тәэмин итү проблемаларын тикшерү өлкәсендә Беларусь Республикасы Кораллы көчләренең фәнни-тикшеренү институты база статусын алды.

«Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы