"Сезне Россия мәгариф академиясенең юбилее белән котлыйм. Сигез дистә ел дәвамында ул педагогика фәннәрен үстерүнең төп үзәге булып тора, һәм аның бөтен эшчәнлеге илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

Символик, сезнең юбилеегызны без педагог һәм остаз елында билгеләп үтәбез. Аны үткәрү-илебездә һәр бала белем алсын, тормышта яшәсен өчен, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм мәгариф мәсьәләләренә дәүләтнең аерым игътибар билгесе.

Ил өчен, җәмгыятебез өчен мөһим булган бурычларны хәл итүгә, суверен мәгариф системасын ныгытуга сез алга таба да зур өлеш кертәчәксез дип ышанам",-дип котлады Россия мәгариф академиясен бүген ил Президенты Владимир Путин.

Россия мәгариф академиясенең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар Мәскәүдә Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты ярдәме белән уза.

Педагог һәм остаз елында бу масштаблы вакыйга бер мәйданчыкта педагогика, психология һәм яшь физиологиясе өлкәсендә эшләүче 200дән артык әйдәп баручы галимне, шулай ук мәдәният һәм сәнгатьнең танылган эшлеклеләрен, закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләрен җыйды. Чараларда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов һәм югары уку йортының фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Андрей Назаренко катнаша.

Бу вакыйга академиянең тарихи ретроспективадагы роленә һәм аның киләчәк үсеше стратегиясенә багышлана. Чара кысаларында тантаналы бүләкләүләр узды, уникаль архив материаллары һәм мәдәни программа тәкъдим ителде.

1 каналдагы Сюжет