Универсиада музее буенча экскурсия кичә Идел буе университетында узды. «Музейда төн» не югары уку йортының студентлар советы оештыра.
Казандагы Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары тарихы белән кызыксынучылар өчен Александр Норден сөйләде. 2013 елда Идел буе университеты укытучысы Универсиадада спортның ундүрт төре буенча ярышларга комментарий бирү хөрмәтен яулады.
Студентлар спортының барлыкка килүе, аның үсеше турында фактлар, шулай ук Казанда студентлар уеннарын оештыруның нечкәлекләре — болар турында Александр Петрович Универсиада музее буйлап экскурсия вакытында сөйләде.
Студентлардан тыш, әлеге чарада университет ректоры Рафис Борһанов һәм административ эш, социаль үсеш һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Наталья Гречанникова да булды. Экскурсия тәмамланганнан соң ул вакыттагы истәлекләре белән ректор да уртаклашты, ул әлеге масштаблы чараны оештыруның кайбер нечкәлекләрен ачты, Универсиаданың республиканың спорт тормышына гына түгел, ә аның бөтен инфраструктурасына да йогынты ясавын билгеләп үтте.
"Без бик каты график буенча бардык. Без барыбыз да солдатлар идек, һәрберебез үз участогында. Бу җиңел булмады. Күп кенә мөһим карарларны юлда кабул итәргә кирәк иде", - дип искә ала Рафис Борһанов чарага хәзерлек ничек узу соравына җавап буларак.
"Без бөтен илнең, аерым алганда, Россия Президенты, Спорт министры һәм Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмен тойдык. Моның өчен без барлык кунаклар өчен мөмкин кадәр ачык булырга вәгъдә бирдек», — дип ассызыклады ректор.
Чараның соңгы өлеше квиз булды. Катнашучыларга 2013 елгы Универсиада турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Һәм бу эшне иң яхшы итеп Анна Позднякова, Анна Шабалина һәм Дарья Наговицина башкардылар, алар беренче, икенче һәм өченче урыннарны алды.
Текст: Алексей Куликов / Павел Железняк
Фото: Данил Алехин