«Россия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы Иң яхшы студентлар отряды»Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрде.
2024 елда Россия Студентлар отрядлары хәрәкәтенә үзенең 65 еллык юбилеен һәм «Россия Студентлар Отрядлары»Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының 20 еллыгын билгеләп үтә.
Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә. Иң яхшылары акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсның приз фонды 10 млн сум тәшкил итә.
Теркәлгәннән соң катнашучыга платформада үз отряды составын җыярга һәм марттан октябрьгә кадәр биремнәрне үтәргә кирәк. Җиңүче 22-24 нче ноябрьдә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия студентлар отрядлары слетында игълан ителәчәк.



