Россия фәнни фонды яшь галимнәр өчен грантлар алу өчен ике конкурс игълан итте. Беренче конкурс Президент тикшеренү проектлары программасының «Яшь галимнәр тарафыннан инициативалы тикшеренүләр үткәрү» чарасы буенча грантлар алуга.
Грантлар конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган фәнни, фәнни-техник программаларны һәм фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр үткәрүне күздә тоткан проектларны гамәлгә ашыруга бүленә.
Фонд гранты күләме ел саен 1,5 млн сумга кадәр тәшкил итә.
Икенче конкурс-Президент тикшеренү проектлары программасының «Яшь галимнәр җитәкчелегендә фәнни төркемнәр тарафыннан тикшеренүләр үткәрү» чарасы буенча грантлар алуга. Грантлар конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган фәнни, фәнни-техник программаларны һәм фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр үткәрүне күздә тоткан проектларны гамәлгә ашыруга бүленә.
Фонд гранты күләме ел саен 3-6 млн.сум тәшкил итә.
Грантка гаризалар 9 нчы февральдән дә соңга калмыйча теркәлергә тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның 10 нчы июленә кадәр раслана.



