Идел буе университеты спортчылары «64 нче Зур Мәскәү регатасы-иң көчле спортчылар Кубогы» Халыкара ярышлары кысаларында икенче урынны алдылар. Мәскәүдә «64 нче Зур Мәскәү регатасы-иң көчле спортчылар Кубогы»халыкара ярышлары тәмамланды. Анда «восьмерка с рулевой»дивизионында Россия студентлар Суперлигасының иң яхшы ишкәкчеләре катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча Идел буе университеты командасы финалда Петербург мәгълүмати технологияләр университетына оттырып, «көмеш» яулады. Өченче урынны Мәскәү авиация институты алды. Ишү спорты буенча атказанган тренер Владимир Гоголин җитәкчелегендәге академик сигезлек составына Богдан Кочергин, Михаил Абрамов, Родион Морозов, Дмитрий Дроздюк, Егор Перевозчиков, Павел Пагин, Куаныш Бекбембәтов, Савелий Касаткин һәм Эмиль Латыйпов керде.
- Беренче этаптан соң командада ротация булды, һәм без 12 нче майда әзерләнә башладык. Яңа спортчыларга күнегүләр күләме җитмәде. Тренерның профессиональ эше нәтиҗәсендә без лидерлардан минималь аермага ирештек һәм призларда калдык. Киләсе ярышлар сентябрьдә узачак, һәм без аларга тагын да ныграк әзерләнәчәкбез, – дип ассызыклады Идел буе университеты командасы әгъзасы Богдан Кочергин.
Текст: Георгий Воробьев



