Идел буе университеты командасы «Риск-тех Хакатон»конкурсында 21 команда арасында дүртенче урынны алды. Ярышлар «Ак Барс банк»корпоратив университеты мәйданчыгында узды. Чара яңа технологияләр кулланып продуктлар һәм сервислар булдыру өчен эшләнмәләр өлкәсендә талантлы белгечләр эзләү максатында үткәрелде. Чараның иң мөһим этабы булып банк хәвеф-хәтәрләре белән идарә итү өлкәсендә махсус проект өстендә эш торды. Командаларга сигез сәгать вакыт бирелде, ә биремнең формулировкасы бары тик уздыру көнендә генә игълан ителде, башкаруда авырлыклар һәм интригалар өстәде. Азакта продуктларны презентацияләү һәм аларны эксперт жюри белән тикшерү узды. Идел буе спорт Университеты командасын Дарина Хәкимова, Бәхтияр Касыймов һәм Даниил Канаичев тәкъдим итте. Даниил безгә конкурсның нечкәлекләрен сөйләде:
- Конкурсның үзенчәлеге нәрсәдә иде? Ни өчен катнашырга булдыгыз?
- Безнең командага куелган бурычны билгеле бер вакытка хәл итәргә кирәк иде. Үз көчеңне бу юнәлештә сынап карау кызык иде.
- Кейс никадәр катлаулы иде, һәм аны өчәүләп сигез сәгать эчендә хәл итү нинди иде?
- Безнең өчен бу ниндидер яңалык иде һәм бурычны кайдан чишәргә икәнен беркем дә белми иде, ләкин без булдырдык.
- Жюри нинди кире элемтә бирде, беренче өчлеккә нәрсә җитмәде?
- Беренче өчлеккә кадәр безгә «софт скилл» һәм вакыт җитмәде. Бу безнең мондый чарада катнашуыбызның беренче тәҗрибәсе булды. Әмма шунысын да билгеләп үтәсем килә, конкурста бик көчле көндәшләр бар иде, алар өчен бу беренче «Хакатон»түгел иде.
Текст: Георгий Воробьев



