Узган ел Идел буе университетының физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институтының медицина-санитар өлешендә 12,3 меңнән артык медицина хезмәте күрсәтелгән. Шулай ук белгечләр спортчыларны 2,1 меңнән артык тирәнтен медицина тикшерүе үткәргән.

Фәнни-тикшеренү институтының медицина-санитар өлеше базасында, шул исәптән, 2023 елда Россия чемпионнары һәм көмеш призерлары булган командаларның медицина озата баруы алып барыла. Динамо - Ак барс ир-атлар чирәмдәге хоккей, Ак Барс-Динамо хатын-кызлар чмрәмдәге хоккей, Стрела регби-клублары.

Моннан тыш, Зилант регби, Синтез су полосы, Академия волейбол һ. б. командаларны медицина-биологик озата бару гамәлгә ашырыла.

Медицина-санитар өлешендә шулай ук Казан, Татарстан Республикасы спорт мәктәпләренә, шулай ук Россиянең башка субъектлары (Ульяновск һәм Киров өлкәләре, Мәскәү, Краснодар) спорт мәктәпләре укучыларына медицина сайлап алу үткәрелә.

Моннан тыш, Согуд Гарәбстаны һәм Иран спортчыларына дәвалау-тергезелү чаралары үткәрелә.

Фәнни-тикшеренү институтының медицина-санитар өлешендә диспансер исәптә барлыгы 3,3 меңнән артык спортчы тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел медицина-санитар өлештә тернәкләндерүнең һәм дәвалауның яңа ысуллары кертелде: терәк-хәрәкәт аппаратын Түбән амплитудалы стимуляцияләү, локаль крио-прессотерапия, плазмотерапия. Генетик тест, кан коагулометриясе кебек спорт резервының функциональ әзерлеген тикшерүнең яңа методикалары һәм программалары эшләнгән һәм кертелгән.