Идел буе университеты студенты Иван Железнов ун ел эчендә үзен дүрт спорт төрендә сынап карады. Интервьюда ул сукырлар өчен адаптив спорт үзенчәлекләре турында сөйләде һәм ни өчен адаптив физик культура өлкәсендә югары белем алырга карар кылуы белән уртаклашты.

– Спорт – ул минем тормышымның бер өлеше, аннан башка мин үзем булмас идем. Мин физик үсештән бигрәк психик үсешне, шулай ук исәпсез-хисапсыз яңа танышуларны күздә тотам. Мин индивидуаль һәм команда төрләрен сынап карарга өлгердем, аларның һәркайсыннан ниндидер файдалы әйберләр сеңдердем, - дип белдерде ул.

Читайте полное интервью о преодолении себя в нашем Дзене.