Идел буе университеты студенты, Татарстан Республикасы спорт советы вәкиле, ватерполчы Айгөл Фәсахова физкультурачылар Көненә багышланган спорт йөрешендә катнашты. Тантана Мәскәүдә ВДНХ күргәзмә комплексының үзәк аллеясында узды. Аны Россия спорт министрлыгы ярдәмендә «сәламәт Ватан» хәрәкәте оештырды. Чара бөтен илдән өч меңнән артык спорт сөючене, шул исәптән Олимпия һәм паралимпия чемпионнарын, спорт федерацияләре һәм оешмалары вәкилләрен, ГТО билгеләре ияләрен, тренерларны һәм СВО ветераннарын берләштерде. Колонна тантаналы рәвештә «Халыклар дуслыгы» фонтаныннан «Россия – минем тарихым»павильонына кадәр маршрут буенча узды. Йөреш бердәмлек һәм рух көченең чын бәйрәменә әверелде, шулай ук Россия спортының куәтен һәм киләчәк буыннар өчен аның әһәмиятен күрсәтте. Айгөл Фәсахова тантана аңа илнең әйдәп баручы атлетлары белән танышу, алар белән тәҗрибә уртаклашу һәм спортның төрле буын һәм һөнәр ияләрен ничек берләштерүен күрү мөмкинлеге биргәнен әйтте.
- Йөреш зур тәэсир калдырды - мине илебез һәм спорттагы казанышларыбыз өчен горурлык биләп алды! Шулкадәр танылган атлетларны, ветераннарны һәм спортны яратучы гади кешеләрне күрү минем һөнәри үсешем өчен бик мөһим, - дип ассызыклады ул.
ТР Спорт советы матбугат хезмәте материаллары буенча



