Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бер проектны финанслауның максималь суммасы 300 мең сум.

Конкурс 14 номинация буенча үткәрелә: Яшьләрнең иҗади инициативалары; яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү инициативалары; яшьләрнең туризмга ярдәм итү инициативалары; патриотик тәрбия; яшьләрнең ирекле (волонтерлык) инициативалары; яшьләр медиасы; яшьләрнең фәнни инициативалары; социаль эшкуарлык; яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау; инвалид яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар һәмзз; гаилә кыйммәтләрен ныгыту; карьера һәм һөнәри үз-үзеңне тормышка ашыру; мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара үзара хезмәттәшлек; яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү.

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 23 нче февраленә кадәр «Минем субсидияләрем»платформасында онлайн-заявка тутырырга кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында табып була.