Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты Азалия Абдуллина «Техник югары уку йортлары студентлары» номинациясендә «Тукай безнең йөрәкләрдә»укучылар конкурсында җиңүче булды. Шулай ук безнең университет студенты Сиссоко Амара өченче урында.
Конкурс КНИТУ базасында узды. Анда югары уку йортлары студентлары гына түгел, мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары да катнашты.
Шигърият сөючеләр ике юнәлеш буенча ярыштылар: иҗади эсселар Туган телем-назлы гөлем һәм шигырьләр уку Тукай безнең йөрәкләрдә.
Чаралар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде.



