Идел буе университеты студентлары спортта һәм фәндә генә түгел, тел белемендә дә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институтының өченче курс студенты Екатерина Матвеева Француз теле буенча төбәк олимпиадасында «башлаучылар»категориясендә өченче урынны яулады. Тел бәйгесен Казан дәүләт энергетика университеты оештырды.
- Олимпиада биремнәре Француз теленең төрле аспектларын үз эченә алды һәм без университетта узган материалга кагылды. Шуңа күрә миндә узуда әллә ни кыенлыклар тумады, гәрчә бу минем тел олимпиадасында катнашу буенча беренче тәҗрибәм булса да. Француз телен инде өченче ел өйрәнәм-тел, һичшиксез, бик матур һәм кызыклы. Олимпиадаларда катнашу – белемнәр үсешен күзәтергә һәм алга таба үсеш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә торган файдалы тәҗрибә, дип саныйм. Бары тик даими практика ярдәмендә генә телләр өйрәнүдә уңышка ирешеп була. Бу юнәлештә алга таба да хәрәкәт итәсем килә, - дип уртаклашты Екатерина Мавлеева.
Студент кызга Олимпиадага әзерләнүдә Чит телләр һәм тел белеме кафедрасы доценты Альбина Шәмсетдинова ярдәм итте.



