Инновацияләргә ярдәм фонды 2024 елда «студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итә.

Үз технологик проектын үстерү өчен 1 млн сум грантны 2 мең студент ала алачак.

Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук юридик затларны теркәү; җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу; интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү чыгымнарын каплаячак.

Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш: санлы технологияләр; медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре; химик технологияләр һәм яңа материаллар; яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре; биотехнологияләр; ресурсларны саклаучы энергетика һәм иҗади индустрияләр.

Гаризалар кабул итү 15 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Гаризалар бирү мәсьәләләре буенча консультацияне "Минем бизнес" үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча алырга мөмкин.