Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары Татарстан Республикасы флагы көнен билгеләп үттеләр - югары уку йортында Татарстан триколоры тасмаларын тараттылар, шуның белән бәйрәм тарихын искә төшерделәр.

Татарстан Республикасы флагы көне 1991 елдан бирле билгеләп үтелә Татарстан Дәүләт флагы 29 ноябрьдә Татар ССР Югары Советы карары белән расланган.

Татарстан флагы авторы-республиканың халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

Аның төсләре күпмилләтле халкыбызның төп принципларын чагылдыра – тормышка яңадан торгызу, уй-фикерләрнең сафлыгы, энергия һәм көч.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын бәйрәм белән котлады. Рөстәм Миңнеханов.