«Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешмасы блогерлар һәм медиаспециалистлар өчен «ТопБлог»беренче бушлай белем бирү проектын үткәрә. Медиаиндустрия экспертлары алга этәрүнең төп инструментлары турында сөйләячәк һәм язылучылар җыярга ярдәм итәчәк. Катнашучылар контент булдыру, үстерү һәм алга җибәрү күнекмәләрен яхшыртачак, шулай ук экспертлардан һәм амбассадорлардан медиа ярдәме алачак. Проект ике тректан тора: медиалабораторияләр һәм 15 миллион сумлык приз фонды булган махсус номинацияләр. 15 декабрьгә кадәр сайтта теркәлә. Моның өчен шәхси кабинет булдырырга һәм анкета тутырырга кирәк. Проект турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин.



