Фитнес-аэробика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узган бәйрәм ялларында Казанда КСК КФУ УНИКС мәйданчыгында Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында тәмамланды. Идел буе спорт һәм туризм университеты җыелма командасы ярышлар сезонын бик яхшы нәтиҗәләр белән ачып, алтын һәм көмеш медальләр яулады. Турнирда бөтен республикадан 33 команда катнашты. Университет спортчылары турнирда үзләренең яңа программаларын тәкъдим иттеләр. «Степ-аэробика» дисциплинасында команда көмеш призер булды, ә «аэробика – 5 кеше» дисциплинасында кызлар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Университет данын Софья Комарова, Анастасия Миронова, Диана Здвижкова, Алсу Шәрипова, Руслана Хөснулина һәм Юлия Кулакова яклады. Команданы Екатерина Ячменева өйрәтә.

– Бу старт безнең өчен сезонда беренче генә түгел, ә сайлап алу старты да булды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча кызлар фитнес-аэробика буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде. Хәзер безгә Идел буе федераль округы чемпионатында республика исеменнән чыгыш ясарга туры киләчәк, ул 5-8 мартта Чебоксарда узачак, – дип сөйләде Екатерина Ячменева.

Текст: Татьяна Потехина