Спортның ишү төрләре үзәгендә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында академик ишү буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 20 төбәгеннән 375 спортчы катнашты. Идел буе университеты командасы данын беренче курс студентлары Альфред Әхмәтҗанов һәм Әмир Габдрахманов яклады. «Парлы икеле» дисциплинасында алар, Новгород өлкәсеннән (07:17.89) һәм Санкт-Петербургтан (07:21.39) көндәшләрен ышанычлы узып, алтын медальләр яуладылар (07:17.53). Команда тренеры Павел Гаранин үз тәэсирләре белән уртаклашты.

"Яхшы чыгыш килеп чыкты, тренер канәгать. Егетләр молодец, сезон дәвамында тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтәләр, алар спортчылар һәм үз эшенең профессионаллары буларак сизелерлек үстеләр. Эшләргә кирәк булган моментлар бар - аларны анализлыйбыз һәм яңа җиңүләр яуларга китәбез. Киләсе старт Мәскәүдә, Россия чемпионатында булачак. Җиңүгә өметләнәчәкбез", - дип ассызыклады Павел.

Текст: Георгий Воробьев