Бүген Татарстанның туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә өченче агымны укытуга старт бирелде.

«Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы караш» һөнәри яңадан әзерләү программасы курсларын Удмуртия, Тула һәм Ульяновск өлкәләреннән командалар тыңлады.

Тыңлаучыларны сәламләде һәм беренче лекцияне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы Рафис Борһанов укыды.

Ул Казанның бүгенге туристлар агымына ничек баруы, туристларны җәлеп итү урыны булу өчен нинди программалар тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Университет базасында ачылган кадрлар потенциалын үстерү үзәге турында сөйләгәндә, Рафис Борһанов анда тыңлаучыларга кызыклы һәм уңайлы булсын өчен барлык алдынгы практикалар тупланганын билгеләп үтте.

"Без монда заманча әйберләрне урнаштырырга тырыштык, бу уңайлы булсын өчен, - диде ректор. - Тормыш бер урында тормый, ул бик тиз бара. Әгәр дә син аның артыннан өлгермәсәң, сине күршеләрең тиз генә урап узачак. Беркем дә эшсез утырмый, барысы да туризмның да булуын, керемнәрнең дә халыкның ял итү урыннары булуын тели.

Үзенең чыгышы ахырында Рафис Борһанов тыңлаучыларга яңа белем, кызыклы идеяләр һәм үз проектлары өстендә нәтиҗәле эш алырга теләде.

Исегезгә төшерәбез, кадрлар потенциалы үзәге Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында булдырылды. 2023 елда Россиянең өч төбәге - Самар өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре белем алды.