Идел буе университеты студентлары Егор Агафонов һәм Илья Симакин Россия җыелма командасы составында ир-атлар арасында парлы разрядта Бөтендөнья Универсиадасында җиңүчеләр булдылар. Егетләр Тунджай Дуран һәм Мерт Алкайдан торган төрек дуэтын өч партиядә: 3:6, 6:2 һәм 10:3 исәбе белән узып киттеләр. Ярымфиналда алар Швеция вәкилләрен, атап әйткәндә, Джон Габелич һәм Никола Славич дуэтын ике партиядә 6:2 һәм 6:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Бөтендөнья Универсиадасы Германиядә уза. Бүгенге көндә нейтраль статуста чыгыш ясаучы Россия җыелмасы исәбендә 13 бүләк бар. Шулардан: 6 алтын, 5 көмеш һәм ике бронза медаль. Составында Идел буе спорт университетыннан өч спортчы бар, һәм аларның һәркайсы алтын медаль яулады.

Текст: Георгий Воробьев