Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе "Идел буе" спорт акробатикасы буенча региональ ярышлар үткәрде.
Турнир узган атнада Гимнастика үзәгендә узды һәм Россиянең 18 шәһәреннән – Магадан һәм Свердловск өлкәләреннән Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләренә кадәр 730 катнашучыны берләштерде.
Яшь спорт акробатлары арасында Идел буе университетын тәмамлаучылар, югары категорияле тренерлар Эльмира Абусева, Регина Сухина һәм Юлия Найденкова тәрбияләнүчеләре бар. Ярышларда Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбенең 35 тәрбияләнүчесе катнашты, алар 18 алтын, 7 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар.
"Бу – Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе үткәрә торган беренче масштаблы ярышлар, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы спорт акробатикасы федерациясе җитәкчесе Гүзәл Перфильева. - Безнең катлаулы, әмма бик тамашалы спорт төренә җәмәгатьчелек тарафыннан кызыксыну күрү бик күңелле. Киләчәктә катнашучыларның географиясе тагын да киңрәк булыр дип өметләнәм.



