Идел буе спорт университетының Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Ярышларда илнең 13 төбәгеннән 279 спортчы катнашты. Турнирның чакырылган кунаклары шулай ук Белоруссиядән ике команда булды.
Идел буе университетының икенче курс студенты Диана Хәбибуллина кергән Татарстан җыелма командасы төбәкләрнең йомгаклау зачетында өченче урынны алды.
"Россия чемпионаты Яхшы үтте, ниятләнгәннәрнең барысы да үтәлде. Киләсе стартыбыз «Дуслык уеннары», ул беренче тапкыр шул елда узды һәм зур уңыш казанды. Әлегә сессиягә әзерлек тулы куәтенә бара, мин дистанцион рәвештә индивидуаль график буенча укыйм һәм хәзер элек онлайн гына күргән укытучылар белән шәхсән танышырга килдем», – дип тәэсирләре һәм планнары белән уртаклашты спортчы.



