Март аеннан башлап Татарстанга элек мобилизацияләнгән гражданнар ике атналык ялга кайта башлады. 20 нче апрельдә өенә октябрьдә мобилизацияләнгән Идел буе университеты шоферларының берсе Артур Хисмәтуллин кайтты. Берничә көн элек аның туган көнен кызы Камилла бәйрәм итә, аның өчен университет җитәкчелеге тарафыннан зур бәйрәм оештырыла.
"Очрашудан килгән хисләр искиткеч, – дип аңлатма бирде Артур Хисмәтуллин. - Кызым өчен оештырылган бәйрәм дә бик яхшы килеп чыкты, аның өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Алда мин яраткан гаиләм белән ике атна ял итүемә шатмын.



