Бүген Казандагы гомумшәһәр өмәсенә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының 300дән артык студенты һәм хезмәткәре кушылды. Югары уку йорты вәкилләренә Дубравнаядагы урман территориясен, шулай ук университетның барлык объектлары территориясен: Универсиада Авылы, уку-лаборатория корпусы, «Буревестник» бассейны, «Зилант» боз комплексы, теннис академиясе, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Гимнастика үзәге, Бадминтон үзәге, Су спорт төрләре сарае территориясен җыештырырга туры килде.

Спорт университеты ректоры Рафис Борһанов үз үрнәгендә шимбә көннең мөһим, кирәкле шөгыль булуын күрсәтте һәм чисталык акциясендә катнашты. Ул Дубравная урамындагы урманда студентлар армиясенә кушыла.

Спорт вузы волонтерлары уртак тырышлык белән 7 йөк машинасы чүп-чар җыйдылар.

"Минемчә, өмә-бу яхшы традиция. Илдә һәм республикабызда шундый матур гадәт саклануына сөенәм. Яшьләрнең читтә калмавы һәм экология, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуы бик күңелле. Ләкин эш көннәрендә дә табигатебезнең чисталыгын онытмаска кирәк!, дип билгеләп үтә Физик культура институтының 3 курс студенты Динара Садыкова.