Хатын – кызлар арасында спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты кичә Идел буе спорт һәм туризм университеты объектларының берсендә-Гимнастика үзәгендә старт алды. Алты медаль комплекты өчен ярышырга (команда беренчелегендә, шәхси берничә ярышны берләштергән дисциплинада һәм аерым төрләрдә) ун төбәктән 70тән артык спортчы җыелды. Катнашучылар арасында Россиянең гамәлдәге чемпионнары-спорт университеты студенты Юлия Николаева һәм Самара өлкәсе вәкиле Анастасия Артамонова бар.

Тантаналы ачылышта ТР Спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү секторы башлыгы Айдар Кадыйров сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Үз чиратында Татарстанның спорт гимнастикасы федерациясе президенты, республика Олимпия Советы рәисе Марат Бариев бу стартның спорт гимнастикасы буенча быелгы зур спорт сезонын ачуын билгеләп үтте. "Нәкъ бер айдан Гимнастика үзәгендә Россия чемпионаты узачак, шуңа күрә бүгенге стартлар сезнең өчен генераль репетиция булачак. Безнең ярышларда беренче тапкыр катнашучы Донецк Республикасыннан катнашучыбызга рәхмәт белдерәм. Бу безнең өчен хөрмәт һәм зур җаваплылык. Барлык катнашучыларга да уңышлар!",- диде Марат Бариев.

Тантаналы өлеш ахырында мөхтәрәм кунаклар Идел буе университеты студенты Юлия Николаевага Россия спорт мастеры таныклыгын һәм мактау билгесен тапшырдылар.

Беренче ярыш көне нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы команда беренчелегендә көмеш медальләр яулады һәм Россия чемпионатында катнашу өчен сайлап алынды. Республика җыелма командасы составында мактау баскычына Юлия Николаева һәм Юлия Хорош күтәрелде. Моннан тыш, Ксения Кузьмичева һәм Анастасия Пизина Мордовия Республикасы җыелма командасы составында бронза призер булды.

Ярышлар 10 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Безгә социаль челтәрдә язылыгыз: Телеграм һәм ВК

Фото: Павел Железняк